Логотип «Мәйдан» журналы

Телефонга килгән рекламага каршы ничек көрәшергә?

Телефонга смс-хәбәрләр һәм шалтыратулар аша килә торган реклама белән ничек көрәшергә? Монополиягә каршы федераль хезмәте халыкка киңәшләрен бирә. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Аргумен...



Телефонга смс-хәбәрләр һәм шалтыратулар аша килә торган реклама белән ничек көрәшергә? Монополиягә каршы федераль хезмәте халыкка киңәшләрен бирә. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Аргументы недели» газетасы яза.



telefon
Иң беренче чиратта, номер хуҗасына төрле банклар яки башка оешмаларга реклама җибәрергә рөхсәт бирү-бирмәвен ачыкларга кирәк. Кайвакыт клиентлар, эчтәлеген укып та тормыйча, реклама җибәрү тәкъдименә ризалашып кул куялар икән.

 Андый килешү төзелмәгән очракта, турыдан-туры реклама җибәрүче оешманың үзенә мөрәҗәгать итәргә була. Клиент тиешле таләпләрен куйганнан соң, оешма смс-реклама җибәрү һәм шалтыратуларны туктатырга тиеш, ди белгечләр.




Инде мондый гамәлләрдән соң да спам килү дәвам итсә, Монополиягә каршы федераль хезмәтенә барырга кирәк. Дәгъвада реклама текстының скриншоты, электрон хатның бастырылган варианты яки шалтыратуның аудиоязмасы, шулай ук элемтә операторыннан смс яки шалтырату килү фактын раслаган күчермә кирәк булачак.


 
Фото: pixabay.com

«Интертат»

Комментарийлар