Логотип «Мәйдан» журналы

Теләчедә юкка чыккан егетнең аты күлдә табылган

Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет – Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде.Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче...


Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет – Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде.



Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды.
Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән юкка чыга. Соңгы тапкыр аны Казан – Шәмәрдән трассасында – Теләченең чаңгы базасы янында күргәннәр. Егет эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә.
Социаль челтәрдәге район төркемендә егетнең атын Ключище күленнән табылуы хакында хәбәр иттеләр. Ат үлгән. Егетнең язмышы әлегә билгесез. Ул көнне Теләчедә көчле язгы ташу булуы да мәгълүм.
_xdhfy_hnyA

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар