Логотип «Мәйдан» журналы

Тел хасияте...

Атабыз Адәм, анабызҺавадан үрчи барып,Сибелгән кеше кавемеКыйтгаларга таралып...Без, адәми зат дигәннәрМең исем йөрткән халык.Күк һәм Җир теле кушылганМең телгә хәйран калып,Мең исемле мең җисемдәТәңг...

Атабыз Адәм, анабыз
Һавадан үрчи барып,
Сибелгән кеше кавеме
Кыйтгаларга таралып...
Без, адәми зат дигәннәр
Мең исем йөрткән халык.
Күк һәм Җир теле кушылган
Мең телгә хәйран калып,
Мең исемле мең җисемдә
Тәңгәллек шаккатыра.
Кешелек дөньясы кебек
Тел дә шомара тора...
2
Тел байлыгы энҗе тезмә
Һәр милләт хәзинәсе.
Ана теле мирасыннан
Күпме тезмә эзәсе?!
Зиһен мәгарәсендәге
Йозакны ачар өчен,
Эшкә җигү кирәк, фәкать,
Телнең кодрәтле көчен.
Тел кодрәтле, тел хикмәтле,
Моны кайсыбыз белми?!
Тел үзе гадел хөкемдар,
Телнең хәтере үлми!
Тел үзе илаһи остаз –
Өйрәним дисең икән.
Туган тел аһәңе безне
Дәртле-дәрманлы иткән!
Раббы тәсбихлап иңдергән
Тел гади дә, гали дә.
Гасырлар буе тасланган
Тел - акыл кимәле дә...
3
Ана сөте белән җанны
Сугарган мөкатдәс тел,
Милли рухың хәлсезләнсә
Үләчәк бит, халкым, бел...
Империя куйган максат –
Җуеп милләтләр йөзен,
Тарих чоңгылына күмү
Меңләгән телнең үзен.
Ә хакыйкать күз алдында –
Кем көчле – шуның теле.
Көчле телнең көчсезләргә
Шигаре кисәтүле:
Үлемгә дучар итмәкче
Ул сугып үз мөһерен.
Табигый ялганыш белән
Саклыйк без ана телен.
Өлкәннәрдән яшь буынга
Милли рух булса мирас,
Анам телен хакими көч
Кылычы кисә алмас!

Комментарийлар