Тәгәри гомер йомгактай,
Серле, төрле юл белән;
Чорнала да җир шарына…
Кайда очы? Кем белгән…
Тәгәри гомер, үзгәрә:
Уйлы, гамьле кешегә
Бик катлаулы хәлләр кинәт
Гади генә чишелә.
Тәгәри гомер… Тирә-юнь
Шәйләнә тиз-тиз генә;
Мәңгелек дигән мәхәббәт,
Ул икән мизгел генә.
Тәгәри гомер азакка
(Файдасыз юрау, гөман):
Иң хәтәр җирендә өзелгән
Кызыклы кино сыман.
Тәгәри гомер, тәгәри;
Әйләнә җир тирәли.
… Яши бирә кеше гамьдә,
Көтә үзе әллә ни…
Илдус ДИНДАРОВ
Фото: <https://ru.freepik.com/