Логотип «Мәйдан» журналы

Тәгәри гомер йомгактай

Тәгәри гомер йомгактай,Серле, төрле юл белән;Чорнала да җир шарына...Кайда очы? Кем белгән... Тәгәри гомер, үзгәрә:Уйлы, гамьле кешегәБик катлаулы хәлләр кинәтГади генә чишелә. Тәгәри гомер....

Тәгәри гомер йомгактай,
Серле, төрле юл белән;
Чорнала да җир шарына...
Кайда очы? Кем белгән...
 
Тәгәри гомер, үзгәрә:
Уйлы, гамьле кешегә
Бик катлаулы хәлләр кинәт
Гади генә чишелә.
 
Тәгәри гомер... Тирә-юнь
Шәйләнә тиз-тиз генә;
Мәңгелек дигән мәхәббәт,
Ул икән мизгел генә.
 
Тәгәри гомер азакка
(Файдасыз юрау, гөман):
Иң хәтәр җирендә өзелгән
Кызыклы кино сыман.
 
Тәгәри гомер,тәгәри;
Әйләнә җир тирәли.
... Яши бирә кеше гамьдә,
Көтә үзе әллә ни...
 

Илдус ДИНДАРОВ


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар