Логотип «Мәйдан» журналы

Тәбрис Яруллин татар яшьләр форумы рәислеге вазифасыннан үз теләге белән китте

11 июнь көнне Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәислеге вазиф...

11 июнь көнне Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәислеге вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәбрис Яруллин татар яшьләр форумы рәислеге вазифасыннан үз теләге белән китте
“Әлеге адымны мин җентекләп уйлап эшләдем. Күпләр өчен бу адым көтелмәгән булса да, мин аны алдан ук шулай планлаштырган идем. Минем өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, шуңа күрә татар яшьләре, җәмәгатьчелек бу адымны дөрес аңлар дип уйлыйм. Хәл иттем, кабаттан конгресска, җитәкләгән урыннарга кайту теләгем юк", - диелгән хәбәрдә.
"Татар яшьләре башлаган проектлар күп, бүгенге көндә аларны дәвам итәргә безнең буын әзер, яшьләргә юл бирик. Иҗтимагый эшчәнлек күп көч, вакыт сорый, шуңа күрә мин игътибарны күбрәк гаиләмә дә бүләсем һәм үз эшемне булдырасым килә”, – дип үз фикерләрен белдерде Тәбрис Яруллин.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/12/187943/

Комментарийлар