Логотип «Мәйдан» журналы

Тавык итен пешермичә генә әзерләү рецепты

Симермәс өчен яхшы киңәш дип саный рецепт авторлары.Тавык күкрәгендәге итне пешермичә генә ашап була икән. Мондый итне кайнар сөткә салып әзерләсәң, ул сусыл була. Фигурасын сакларга тырышкан кешеләр...

Симермәс өчен яхшы киңәш дип саный рецепт авторлары.



Тавык күкрәгендәге итне пешермичә генә ашап була икән. Мондый итне кайнар сөткә салып әзерләсәң, ул сусыл була. Фигурасын сакларга тырышкан кешеләр өчен яхшы рецепт, дип "Челнинские известия" хәбәр итте.
Юылган тавык итенә тәмләткечләр ышкырга. Ун минут тотып торырга. Аннары бер литр кап-кайнар сөткә салырга. Савытны капкач белән яхшылап ябарга һәм зур сөлге белән төреп куярга. 3-4 сәгать шул килеш тотып торырга. Сөт тулысынча суынып бетәргә тиеш.
Шуннан соң итне сөттән алырга. Дуршлагка салырга һәм сыеклык агып беткәнче тотарга. Әзер итне кисәкләргә бүлеп, яшелчәләр белән ашарга.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://intertat.tatar/ash-su/tavyk_iten_peshermich_gen_zerl_retsepty/

Комментарийлар