Логотип «Мәйдан» журналы

Тавык ите һәм сырдан кәтлит рецепты

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тавык итеннән һәм сырдан кәтлит рецептын тәкъдим итәбез. Кәтлитләр өчен: тавыкның түш ите, 2 йомырка, 3 аш калагы каймак, 3 аш калагы о...

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тавык итеннән һәм сырдан кәтлит рецептын тәкъдим итәбез.



 
Кәтлитләр өчен: тавыкның түш ите, 2 йомырка, 3 аш калагы каймак, 3 аш калагы он, 100 грамм сыр,  укроп, тоз, борыч.


Тавык итен (пешмәгән) вак итеп турарга, сырны угычтан уарга. Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга. Коймак камыры кебек камырны кызган майлы табага салып кыздырырга.

Фото: Мәрьям Миңнегулова

https://intertat.tatar/ash-su/tavyk-ite-m-syrdan-k-tlit-retsepty/

Комментарийлар