Логотип «Мәйдан» журналы

Тавык фаршыннан кекс

Казанда яшәүче пешекче Марат Фәсхетдинов ял көннәрендә тәмле кекс әзерләргә тәкъдим итә.Ингредиентлар: тавык ите (күкрәк өлеше), 1-2 суган, 150 грамм шампиньон гөмбәсе, берәр кишер һәм борыч, кечкенә...

Казанда яшәүче пешекче Марат Фәсхетдинов ял көннәрендә тәмле кекс әзерләргә тәкъдим итә.



Ингредиентлар: тавык ите (күкрәк өлеше), 1-2 суган, 150 грамм шампиньон гөмбәсе, берәр кишер һәм борыч, кечкенә генә ташкабак. Шулай ук тоз, кара борыч, укроп, кибет каймагы, сыек май кирәк булачак.

Суганны ваклап турарга һәм кыздырырга, гөмбәне кыздырырга. Тавык фаршына тоз, борыч, тәмләткечләр салып тугларга. Аннан соң кыздырган яшелчәләрне өстәргә. Әзер массаны алдан әзерләп куелган майлаган кекс формаларына салырга, өстен каймак белән майларга.
180 градуслы мичтә 20-30 минут пешерергә.

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

https://intertat.tatar/ash-su/tavyk-farshynnan-keks/

Комментарийлар