Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа»ның алты басмасына язылган Саба абунәчесе кар чистарту машинасын отты

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Язылган өчен кар чистарту машинасы, гаджет, кухня техникасы» акциясендә катнашучыларына бүләкләрне тапшырды. Төп бүләк — кар чистарту машинасын Татарстанның Саба район...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Язылган өчен кар чистарту машинасы, гаджет, кухня техникасы» акциясендә катнашучыларына бүләкләрне тапшырды. Төп бүләк — кар чистарту машинасын Татарстанның Саба районыннан Кәримулла Гатауллин алып китте.jinuche2
Акциядә 2021 елның беренче яртыеллыгында «Татмедиа» тарафыннан нәшер ителә торган газета һәм журналга язылган һәркем катнаша алды. Бүләкләр уйнатуда Татарстанның барлык районыннан, Башкортстаннан, Нижгар өлкәсеннән барысы 773 абунәче катнашкан.

«Бүләкләрне узган атнада уйнаттык, аларны тизрәк тапшырасы килде. Кар чистарту машинасын быел бик актуаль бүләк, чөнки кар күп. Шуның өчен бүләкләр тапшыруны озакка сузмаска булдык», — дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Акциянең төп бүләге — кар чистарту машинасын Саба районыннан килгән абунәче Кәримулла Гатауллинга тапшырылды. Ул «Татмедиа» тарафыннан чыгарылган алты басмага язылган. «Мин «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Шәһри Казан», Саба таңнары», «Мәдәни җомга»ны алам. Мондый акциядә унынчы ел катнашам. Менә быел җиңдем инде», — дип сөйләде ул.

Акциядә катнашучылар арасында төп бүләктән кала өчәр электр чәйнеге, тостер, смартфон һәм ике планшет уйнатылды. Ике смартфон һәм планшет җиңүчеләргә тапшырылды. Калган абунәчеләргә бүләкләрне район газеталары редакцияләрендә тапшырылачак. «Татмедиа» АҖ газета-журналларга язылучылар арасында акцияне 2014 елдан һәр ярты ел саен үткәрә.
«Сөембикә» журналы 2021 елның беренче яртыеллыгында «Языл һәм сәламәт» бул акциясен үткәрде. Анда биш җиңүче билгеләнде. Журналның баш мөхәррире Лариса Маликова килгән җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырды.

 
Фото: Гөлүзә Ибраһимова 
https://tatar-inform.tatar/news/society/18-02-2021/tatmedia-ny-alty-basmasyna-yazylgan-saba-abun-chese-kar-chistartu-mashinasyn-otty-5807508

Комментарийлар