Логотип «Мәйдан» журналы

Татлы икмәк рецепты

Зөлфия Ягъфаровадан татлы икмәк рецептын тәкъдим итәбез.Пешкән камыр өчен: 20г он, 100г су.Камыр өчен: 300-350 г он, 5г коры сөт, 5г коры чүпрә, 30 г шикәр комы, 5 г тоз, 1 йомырка.⠀Эш барышы:Пешкән к...

Зөлфия Ягъфаровадан татлы икмәк рецептын тәкъдим итәбез.


tatly-ikmek



Пешкән камыр өчен: 20г он, 100г су.


Камыр өчен: 300-350 г он, 5г коры сөт, 5г коры чүпрә, 30 г шикәр комы, 5 г тоз, 1 йомырка.⠀


Эш барышы:


Пешкән камыр ясау өчен он белән суны кушып, уртача утта куертабыз. Җылымса хәлгә килгәнче суытабыз.


Камыр өчен җылымса сөткә шикәр комы һәм чүпрәне кушабыз. 10-15 мин ял иттерәбез. Коры сөт, тоз, йомырка, пешкән камырны өстибез, болгатабыз. Әкренләп он салабыз. 15 мин ял иттерәбез.


Май өстибез дә кулдан купканчы басабыз. Бер сәгать җылы урында ял иттерәбез.


Әгәр сезнең ипи савытыгыз булса һәр шардан рулет ясыйбыз да, бөгелгән җирен аска калдырып формага салабыз. Ике тапкыр артканчы кабарганын көтәбез.





Йомырканың сарысына 1 ч/к сөт салып икмәкнең өстен майлыйбыз.


Икмәкне 180С-ка кадәр кызган духовкада 25-30 мин пешерәбез.


«Бу икмәкне һәрберегез пешереп карагыз, дусларым. Туганнарыгызны, дусларыгызны сөендерегез. Чәйләрегез тәмле булсын», дип яза рецепт авторы.


Фото: Зөлфия Ягъфарова

Интертат

Комментарийлар