Логотип «Мәйдан» журналы

Татлы чикләвек рецепты

Камыр өчен 3 йомырка белән 1 стакан шикәр комын яхшылап күпергәнче тугларга.180 грамм эретелгән атланмай, ванилин, он, 1 бал кашыгы чәй содасын аш серкәсе белән “сүндереп” салырга кирәк.Иң элек табаны...

Камыр өчен 3 йомырка белән 1 стакан шикәр комын яхшылап күпергәнче тугларга.

180 грамм эретелгән атланмай, ванилин, он, 1 бал кашыгы чәй содасын аш серкәсе белән “сүндереп” салырга кирәк.
Иң элек табаны кыздырып майларга.
Камыр куе да булмасын, сыек та булмасын, формалы табаның һәр чокырына яртылаш кына камыр салып пешерергә.
Кремны бик баллы итмәдем. 1 стакан сөткә 2 аш калагы шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш калагы он салып куерганчы кайнаттым . Иң элек барысын да яхшылап болгатасы, йомырка куырылмасын, төбенә утырмасын өчен болгатып торырга. Аннары сөт өсте (сливки) салып, бераз сыеклаттым.

Автор: Мәрьям МИННЕГУЛОВА

Фото: Мәрьям Миннегулова

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/tatly-chikl-vek-retsepty/

Комментарийлар