Логотип «Мәйдан» журналы

Татлы борыч

Кирәкле азык-төлек:8—12 данә татлы борыч, 2 баш суган, 1 тырнак сарымсак, 1 бәйләм петрушка, 500 гр ит фаршы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы сохари оны, 800 гр помидор, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 250 мл шулпа (...

Кирәкле азык-төлек:
8—12 данә татлы борыч, 2 баш суган, 1 тырнак сарымсак, 1 бәйләм петрушка, 500 гр ит фаршы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы сохари оны, 800 гр помидор, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 250 мл шулпа (кубиктан әзерләнгәнне дә кулланырга мөмкин), 8 чәй кашыгы каймак.
Әзерләү:
Татлы борычны чистартып, төбен кисәргә. Ит фаршына шакмаклап туралган суган, сарымсак, вакланган борыч
петрушка, кара борыч кушып болгатырга. Йомырка һәм сохари оны өстәргә. Шушы эчлекне татлы борычка тутырырга, майлы табага тезеп, кызу духовкада 15 минут пешереп алырга. Аерым савытта соус әзерләргә: шакмаклап туралган суганны, помидорны майлы табада томалап кыздырырга, шулпа, тоз, кара борыч, бераз шикәр комы, туралган рәйхан (базилик) өстәп, 15 минут пешерергә.
Тутырылган борыч өстенә соус сибеп, духовкада тагын 25 минут тотарга.
Өстәлгә каймак белән бирергә.
перец фаршированный

Комментарийлар