ТАМЫР

Тамыр – чәчәк… Тамыр – орлык…

Тамыр – тормыш сулышы.

Тамыр буйлап күтәрелә

Сайрап, мәхәббәт кошы.

 

Тамырда туган җирнең дә,

Туган телнең дә көче.

Нигезсез дә, терәксез дә

Тамырын җуйган кеше.

 

Тамыр – тарих… Тамыр – табиб,

Тамыр – хәтер, калкан да.

Күз күрмәгән бәйләнеш ул

Катып калмаган канда.

 

Тамыр – кылыч, бәйсезлегең

Яклыйм, дип орышканда.

Файдасы юк, су сипсәң дә

Тамыры корышканга…

 

Гомум тамырга тоташкан

Кендеге дә дөньяның.

Сутын имгәннәр ишәйсә,

Көне санаулы аның…

 

Бүгенге дә, үткәннәр дә,

Киләчәк тә – тамырда.

Кирәк бары хакыйкатьне

Җаның аша танырга.

 

 

НИГЕЗ

Авылга да, калага да,

Тәпи баскан балага да,

Башлангыч терәк – нигез.

Хәрабә көен башкармас,

Нигез салынса тигез.

Ил-көн, җәмгыять, заман.

Чүптәй котырмас яман.

Милләткә дә нигез кирәк,

Динле, гореф-гадәтле.

Бердәмлеген җирләмәгән,

Коллык каһәрләмәгән,

Телле, денле, әдәпле.

Кыйбласын да онытмаган,

Иҗтиһаттан орлыкланган

Маяклы, газамәтле.

Хаталанса да кисәткән,

Хакыйкатькә юл күрсәткән

Мәгърифәтле, гайрәтле.

Һәммәбезгә фарыз нигез, –

Иман, вөҗдан, мәрхәмәт.

Теләктәшлек, рухи байлык,

Әхлак, шәфкать, мәхәббәт.

Гаделлек тә туа алмый,

Иминлекне бәла камый,

Шул сыйфатлар көл булса.

…Зобанилар тарафыннан

Мәдәният буылса.

Бәрәкәт тә куылса,

Гаҗәпләнер сәбәп калмый,

Җанны бушлык суырса,

Җимерелеп, ил сулса.

Упкыннардан упкыннарга

Корабын давыл куса…

 

 

БӘХЕТ

Татып тормыш тозакларын,

Фанилыкта озакладым…

Һаман әле яшәешнең

Ачмаганмын йозакларын.

 

Кешелеккә күңелемнең

Игелеген озатмадым…

Күпме гомерем калды икән? –

Ахырына күз атмадым.

 

Күкрәгемә баскан чорның

Тау-ташын да кузгатмадым.

Ташбакадай атлап барам,

Чыкмый гына кабыгымнан.

Котыласым килгән чагым

Чорның тынчу калыбыннан.

 

Кайнарланып аксын иде

Тамырларда каным ургып.

Акбүз атта далаларга

Их, чабарга ыргып-ыргып!..

 

Йөрәгемдә булса икән

Кылычым да, калканым да.

… Туу, яшәү, үлү бәхет

Яуланмаган Ватаныңда…

 

 

БӨЕК ВӘСВӘСӘ

Язмыш миңа түбәнлек тә бирде,

Югарылык өрде, мең рәхмәт.

Нәфрәттән дә йөрәк котылмады…

Караңгылыкта да отылмады,

Иңде җанга кояш-мәхәббәт.

 

Яхшылык та, кара яманлык та

Гомер буе миндә көрәште.

Кайсы җиңде? Аем тотылмады,

Таңым туды, көнем хөр дәште.

Изге көчләр миндә берләште.

 

Матурлык та, ямьсез котсызлык та

Алмаш-тилмәш канда яралды.

Белмим, белмим,

кайчан җилемләнер? –

Һәрбер күзәнәгем яралы.

 

Каршылыкның карашыннанмы соң

Эзләп таптым фәлсәфә?

…Үлемдә дә бар күк яшәешкә

Өндәп торган Бөек вәсвәсә…

 

 

 

 

 

 

 

Авторның башка шигырьләрен журналның гыйнвар (№1, 2019) санында укый аласыз.

Фото: https://pixabay.com

Комментарий язарга