Җиһанда бик күпләрнең яраткан ел фасылы — алтын көз ае…

Яшәешебезгә муллык алып килүче көз аенда серле бер тынлык, илаһи матурлык хакимлек итә… Шул серлелекне матурлыкны тулыландырып, 2014 елдан башланган күркәм гадәтне дәвам итеп, татар дәүләт филармониясе янәшәсенә, Татарстанның халык артисткасы, яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап ямь-яшел чыршы утыртылды быел! Халык ихтирамын казанган Хәмдүнә апабызның җырлары кебек озын гомерле, мәңге үлемсез агач булсын дип телик…

Ошбу истәлекле мизгелләр тәмамланып, юлыбызны бергәләп дәвам иткәндә, сәхнәдә җырлый башлавына ярты гасыр, ә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килеп эшкә урнашуына быел 42 ел булган мәшһүр җырчының да, күркәм көз ае иң яраткан ел фасылы икәнлеге мәгълүм булды. Күрешкәч үк, үземә кагылышлы киңәшләрен бирергә өлгергән көчле тавыш иясе — Хәмдүнә апаның сүзләреннән, кышка әзерлеге дә җитәрлек икәне аңлашылды.

— Күп банкалар яптым, 120 литр алма согы гына ясадым быел, – диде, затлы юлдашчым. Аннан янә көзгә мөкиббән булуын искәртеп: – Бигрәкләр яратам шушы көзне, – дип, уйчан карашларын машина тәрәзәсенә төбәде.

Үземә дә, 30 дан артык, әле беркем репертуарында да булмаган, җәүһәргә тиң татар халык җырларын дөньяга чыгару буенча күп хезмәт куйган җырчы янәшәсендә урам тагын да матурланып, дөнья ямьләнеп киткәндәй тоелды. Хәер, куйган дип үткән заманда әйтүем, бу очракта дөреслеккә туры килмәс, әле бүгенге көндә дә халыкка җиң сызганып хезмәт итә легендар җырчы. Әнә бит бүген дә, кич, Имәнкискә авылына җырларга барасы бар, дип, безгә, алдан ук әйтеп куйды. Аннан илебез буенча концертлары башлана икән… Безгә дип, Хәмдүнә апа белән очраштыр әле мине дип миңа җәй аеннан ук әйтеп килгән танышым Гөлнара Миңнуллинаны да күз уңында тотып әйтүем. Әнә, машинабыз билгеләнгән урынга килеп туктауга ук, ул үзе безне ягымлы елмаеп, халык артисткасына булган ихлас яратуын яшьле күзләрендә чагылдырып, кочакларын җәеп каршы ала… Чәйханәнең ачык ишегеннән урамга Хәмдүнә апаның легендар җырлары яңгырый. Хәтта Адлерга ял итәргә баргач та, Түбән Новгород өлкәсендә узган электрон музыка фестивалендә дә бөек җырчының җырларын тыңлатып кайткан Гөлнара Миңнуллина ич әле ул! Мәрхүмә кайнанасы Наҗия апа да гомере буе Хәмдүнә Тимергалиева җырларыннан яшәргә көч алып, артистканың иҗаты белән юанып яшәгән икән. Шулай итеп, күңелле хатирәләр мохитендә, мул табын артында, җылы хис-кичерешләр белән бәйле эчкерсез сөйләшү, аралашу башланып китә… Тәмле ризыклары белән сыйлый-сыйлый безнең күңелне күрүче Гөлнара, артистканың көз аен хуп күрүен белгәч, Хәмдүнә апа гомернең көзе кайчан башлана ул дип яраткан артисткасының күзләренә бакты… (Шул рәвешле башланып киткән әңгәмәбезне сезнең игътибарга да тәкъдим итәм)…

— Төрле кешедә төрлечәдер. Яшьли пессимизмга бирелгән кешеләр дә бар, шуңа күрә гомернең көзе яшь вакыттан ук та башланырга мөмкин дип уйлыйм. Ә кайбер кешедә гомернең көзе, гомумән, башланмаска, булмаска мөмкин, менә миндәге кебек. Җитмешенче яшь белән барсам да, әле, үземне 16-17 яшьлек кызлар кебек хис итәм (көлә).

— Ә шулай да күңел төшкән вакытлар булгалаганда, сагыш басканда, әлеге халәттән Җыр ярдәмендә, ягъни, җырлап чыгасызмы, Хәмдүнә апа?

— Юк, сеңлем, җырлап чыкмыйм, өйдә бөтенләй музыка тыңламыйм мин. Андый чаклар булганда нәрсә дә булса эшлим, үземә берәр эш табам, дөресрәге, күңелнең бу торышыннан эш эшләп арынам. Җәй көне булса, урманга чыгып китәм, җиләк җыям, йә булмаса, түтәлдә казынам, бакчада эшлим. Кайвакыт баянда уйнап утырам. Без гаиләбез белән музыкага бәйле кешеләр, Нефтекамскида яшәүче абыем Фәнәви Тимергалиев та дүрт яшеннән гармунда уйнап, күп музыка кораллары серенә төшенгән кеше. Аның балаларының да музыка белеме бар. Шулай булса да, әлеге өлкәдә эшләмиләр. Ленинград блокадасын үткән, әниемнең бертуган сеңлесе Мәрьям апаның җырлавын күрсәгез сез, ФЗӨ га киткән җиреннән сугыш башланып Ленинградта калган кеше ул безнең, шунда үзеннән берничә яшькә өлкән ипи ташучы кешегә кияүгә чыгып исән калган. Соравыңа кайтып, шуны да әйтим, күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышып яшәдем мин, уем белән алга карап, якты киләчәккә омтылдым, дөресен әйткәндә, төшенкелек иленнән үземне чыгара белдем.

— Тормышта җырчы булырга тырышкан һәркем бу өлкәдә танылу ала аламы?

— Һәрбер тырышкан кеше чын җырчы була алмый. Беренчедән, бу сәләтнең тумыштан бирелүе зарур. Тумыштан бирелү өстенә, вокал белем, нота белү, яхшы укытучыларда уку мәслихәт. Җырлау әле ул бер әйбер, ә менә тавыш кую, гомумән, икенче нәрсә. Яхшы җырчы да тавыш куялмаска мөмкин,ә мин җырлаганда тавыш куя белүем белән, тавышны нинди юнәлештә куллана алу өстенленгенә иямен.

— Танылган җырчы булу сезгә тормышта ярдәм иттеме?

— Җырчы булу тормышта ныклы рухлы булырга ярдәм итте, чөнки җырым аркасында,җырчы буларак мин күп михнәтләр, авырлыклар кичердем. Миңа, эшли башлаган елларымда иҗат юлыннан күтәрелергә бик авыр булды. Минем ничек җырлаганны белгәч,халык кабул иткәнне күргәч көнләшүчеләр дә барлыкка килде.

“Җомга” җырын җырлагач, мине такмак җырчысы диделәр, бу магазин янында исерекләр җырлый торган җыр дип радиодан үткәрмәделәр.

Үз-үзен тотышы ягыннан да, белгечлеге буенча да күпләргә үрнәк булырлык, милли җанлы,бүгенге көндә дә исән-сау булып, 85 яшен тутырган Эмил Җәләлетдинов кул астында эшләргә насыйп булуны Ходай тәгаләнең миңа булган зур ярдәме дип саныйм. Яшь вакыттагы михнәтләрем миңа олыгайган көндә җиңеллекләр китерде,мине иң мөһиме халык үзенеке итеп кабул итте. Халыкның хөрмәте миңа иң зур бәя.Кайсы авылга гына барсам да: “И, Хәмдүнә синмени бу, әйдә безгә кереп чәй эчеп чык әле”, – дип кыстыйлар, якын кешеләре, туганнары кебек кабул итәләр… Яшьлек михнәтләрем өчен миңа Аллаһы Тәгаләм “Халык мәхәббәте” дип аталучы олуг бүләк җибәрде.

— Талант бүләк түгел,талант җәза, чын иҗат кешеләре арасында бәхетлеләр юк дип тә әйтәләр…

— Бәхетне кеше төрлечә аңлый… Кайберәүләр, имеш, ирле, парлы булуны бәхет диләр, бу бик үк дөрес сүз түгел. Бер түбә астында гомер буе парлы булып яшәүчеләр арасында да, икесе ике якта ялгыз йоклап, эт белән мәче кебек, бер-берсенә салкын мөнәсәбәттә гомер кичерүчеләр җитәрлек. Шулай булгач, бу парлылыкны бәхет дип әйтеп буламыни? Мин, мәсәлән, иргә чыктым, ой, нинди бәхет булсын ди ул?.. Бәхетне тотып карап булмый, ул күңелгә, җанга рәхәт булу белән бәйле. Менә, мисалга, бүген миңа хезмәтемне данлап агач утырттылар, мин белмәгән, миңа гомумән таныш булмаган ханым мине туганыннан да артык күреп, чын күңелдән якын итеп, йөрәген ярып бирердәй булып каршымда утыра. Менә шушы да зур бәхет! Шушы минутларда мин сезнең белән бик бәхетле, бер сүз белән әйткәндә, миңа рәхәт!

— Җырчының бүгенге көндә җәмгыятьтә тоткан урыны нинди дип уйлыйсыз?

— Әлбәттә, җырчы үзен җәмгыятьтә тиешле дәрәҗәдә тота белергә тиеш. Җәмгыятьтәге урының шуннан чыгып бәяләнә. Әнә, күреп торасыз, артистлар хәзер интернетта бөтен әгьзаларын күрсәтәләр, халык алдына шәп-шәрә чыгып басалар. Ул кешегә карата җәмгыятьтә нинди хөрмәт булырга мөмкин? Халык алдында хөрмәтне үзең эшлисең.

— Интернет дигәннән, Хәмдүнә апа, сез апрель аенда социаль челтәрдә “ХәмДүд блог” дигән яңа проект башлаган идегез, ул проектыгыз дәвам ителәчәкме?

— Дәвам ителәчәк, монсында партнерым кем булыр, элеккесендә Элвин Грей булган иде. Элвин Грейны социаль челтәрләрдә сүккән булалар, ул эстрадага яңа форма алып килде -башта, концерт башланганчы дискотека үткәрә. Күңел тарлыгыннан аннан көнләшеп, ташланырга гына торалар үзенә. Имеш, Татарстанга каян килеп кергән дип бәйләнәләр. Ул егет бит Татарстан буенча гына түгел, чит илләрдә дә эшли.Татарстанга килеп бары тик концерт кына куя ул…

— Яшь җырчылар арасында сезнең янга килеп, Хәмдүнә апа җыр буенча әзрәк дәресләр бирегез әле дип үтенүчеләр, өйрәтегез әле диючеләр бармы?

— Үземнең иҗат төркемемә килүчеләрдән Илназ Минвәлиев, Илһам Шәрифләр белән бу мәсьәләдә эшләнелде. Болай махсус теләк белдереп, аерым килүчеләрне өйрәтергә минем вакытым юк, сеңлем. Әгәр, вакытым булса, белгечлегем буенча югары уку йортында укытыр идем, анда укытырга да вакыт юк.

— Хәмдүнә апа бүгенге көндә тел мәсьәләсе бер проблема булып тора, җырның телне саклап калуда роле нинди дип саныйсыз?

— Татар телен гомер буе җыр саклап килгән. Без бөтен регионнарга барып саф татарча җырлап кайтабыз. Анда яшәгән кешеләр үзләренең балаларын ияртеп киләләр. Шәхсән үзем, телне фәкать гаилә учагы саклый дигән фикердә. Беренче чиратта, ата белән ана саклый аны. Әти-әнисе урысча сөйләшкән өйдә бала ничек татарча сөйләшсен ди инде, алар ярдәменнән башка бала әлбәттә туган телгә өйрәнә алмый! Чит илләрдә күп йөргән кеше буларак шуңа игьтибар иткәнем бар, аларда, таләп шулай куелган, бала өй бусагасын атлап керүгә үз телеңдә, ягьни, мәсәлән татарча сөйләшергә тиеш. Кытай, Австралия татарлары гаиләләрендә дә шундый тәрбия алымы күзәтелә. Шуңа да, чит илләрдә татар теле сакланган, ә безнекеләр оясында ятып та туган телне саклый алмыйлар…

— Танылган язучы Ф.Бәйрәмованың: “Татар көлдән дә гөл булып чыккан” дигән сүзләре бар. Халык артисткасы буларак татар милләтенең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

— Татар милләте, татар теле гомер-гомергә бетмәгән. Мин җырлаган халык җырлары да гасырдан гасырга, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән. Үземә килгәндә, Казан ханлыгын Иван Грозный килеп чукындыра башлаган елларда чукынмас өчен качып киткән нәселдән мин. Димәк, шул еллардан ук миңа мирас итеп туган тел калдырылган. Әткәй:  “Без татар балалары, без Казан якларыннан күчеп килгән нәселдән”, – дип сөйли торган иде. Күрәсең, заманында хәлле кешеләр булганбыз. Бүгенгесе көнне туган тел, авыл халкы яшәгәнгә саклана. Шуңа күрә авылларның бетмәве кирәк, авылларда яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру, чын яшәеш булдыру зарур…

 

    Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА
    08.10.2018ел