Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның алты балалар бакчасында консультация үзәкләре ачылачак

Татарстанда быел алты балалар бакчасы базасында «Мәгариф» илкүләм проекты «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» төбәк проекты буенча консультация үзәкләре булдырылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән мини...

Татарстанда быел алты балалар бакчасы базасында «Мәгариф» илкүләм проекты «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» төбәк проекты буенча консультация үзәкләре булдырылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстанның алты балалар бакчасында консультация үзәкләре ачылачак
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, проект кысаларында консультация үзәкләрен оештыруга 26 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Бу - аерым оешмаларга консультация хезмәтләре күрсәтүгә федераль грант акчалары. Ягъни, акча җиде яшькә кадәрге балаларның ата-аналары өчен баланың психологик, методик, педагогик яктан тәэмин ителеше проблемалары буенча консультацияләр үткәрүгә тотылачак», - диде ул.
Бу чаралар балалар бакчалары тарафыннан уздырылачак, аларның өчесе – Казанда, ә тагын өчесе Чаллыда урнашкан, диде министр.

  • Быел «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстан биш федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Алар - «Заманча мәктәп», «Яшь профессионаллар», «Цифрлы белем бирү мохите», «Һәр баланың уңышы» һәм «Балалы гаиләләргә ярдәм».


Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191586/

Комментарийлар