Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстаннан «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенның финалында кемнәр катнашачагы ачыкланды

Экспертлардан торган жюри «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенының II этабында җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге проект Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә һәм...

Экспертлардан торган жюри «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенының II этабында җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге проект Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
b
«Яшь фермер» IV интеллектуаль уены студентларда авыл хуҗалыгын бизнес-планлаштыру, менеджмент, икътисад һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына идарә итү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләре булдыру максатларын күздә тотып үткәрелә.
Уенның I этабы быел Россия Федерациясенең 48 субъектында уздырылды. Проектның башлангыч этабында 41 аграр югары уку йорты, 29 урта һөнәри уку йорты студентлары һәм 6 укучылар бригадасы катнашты. Урта һөнәри уку йортларының чыгарылыш студентларыннан, аграр югары уку йортларының студентларыннан һәм аспирантларыннан, укучылар бригадаларыннан оешкан командалар вәкаләтле төбәк жюриларына үзләренең бизнес-планнарын тапшырып, ярышларда сынау узды. Эксперт комиссиясе составы исә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, «Росагролизинг» АҖ, «Россельхозбанк» АҖ, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы икътисадый фәнни-тикшеренү институты, «Умартачылык буенча фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе һәм «Лелечи» ҖЧҖ вәкилләреннән гыйбарәт.
Экспертлар бизнес-планның гамәлгә ашырыла торган булуы, максатка ярашлылыгы, нәтиҗәлелеге; географик җирлеккә бәйләнешлелеге (гамәлдәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башка оешмалар белән кооперациягә керүен исәпкә алып); инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге; ресурсларны комплекслы файдалану; бизнес-планның икътисадый һәм юридик нигезлелеге ягыннан бәяләде, дип ачыклык кертә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Комиссия төбәк этапларда җиңүчеләрнең конкурска тапшырылган 83 эшеннән иң яхшы саналган 31 проектны сайлап алды – әлеге бизнес-планнарның авторлары быел апрельдә Мәскәүдә «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенының финалында очрашачаклар.
Җиңүчеләр арасында – Татарстан Республикасыннан 2 команда бар. Берсе - ”Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән (Анастасия Мартьянова, Резеда Гыйлемҗанова һәм Айдар Мотыйгуллин, проект - «Бакча җиләген җитештерү һәм сату эшкуарлыгын үстерү»), икенчесе - «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт һөнәри урта белем бирү учреждениесеннән (Илназ Хафизов, Гөлназ Газизова, Зөһрә Сираҗиева һәм Фирүзә Халикова, проект - «Сөт һәм ит терлекчелеге продукциясен сату эшкуарлыгын үстерү»).
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар