Логотип «Мәйдан» журналы

“Татарстаннан кинога”!

ЮНЕСКО дөньякүләм мирас җәүһәрләре исеменә кертелгән «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Узган гасырның тарихи архитектура һәйкәлләре чолганышында “Татарста...


ЮНЕСКО дөньякүләм мирас җәүһәрләре исеменә кертелгән «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Узган гасырның тарихи архитектура һәйкәлләре чолганышында “Татарстаннан кинога” дигән проект ачылды.



5625bd63162231a55d0a6919b5a0d953_L Солтан ИСХАКОВ фотолары
Россиядә кино елы уңаеннан оештырылган күргәзмә геройлары – Россия һәм Татарстан кинематографиясе үсешенә саллы өлеш керткән шәхесләр. Казан кирмәненә килүчеләр Федор Шаляпин, Галина Кравченко, Чулпан Хаматова һ.б.  бик күп танылган шәхесләрнең биографияләре, иҗатлары белән таныша ала.
kinoi00003
Актерларның биографиясе, аларның истәлекләре, тормышындагы мөһим фактлар күргәзмәдә чагылыш таба.  Гаилә һәм шәһәр архивларында саклана торган фотографияләр аша якташ киночыларыбызның яңа якларын ачарга мөмкин.
Күргәзмәне әзерләгәндә В.Качалов, Г.Камал театрлары һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге фондларындагы архив материаллары файдаланган. “Татарстаннан кинога” проекты 1 августка кадәр эшләячәк.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар