Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстаннан «Forbes» байлар исемлегенә эләккән бердәнбер хатын-кыз кем?

«Forbes» журналының чираттагы дөньядагы иң бай хатын-кызлар саналган топ-25 рейтингы билгеле булган. Әлеге исемлеккә Татарстаннан бердәнбер хатын-кыз Гүзәлия Сафина эләккән. Ул – «ТАИФ» компанияләре г...

«Forbes» журналының чираттагы дөньядагы иң бай хатын-кызлар саналган топ-25 рейтингы билгеле булган.
Әлеге исемлеккә Татарстаннан бердәнбер хатын-кыз Гүзәлия Сафина эләккән. Ул – «ТАИФ» компанияләре гендиректорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары. 17 позицияне биләүче әлеге ханымның кереме 240 миллион доллардан артык булып исәпләнә, дип яза “Вести КАМАЗА”.
Гүзәлия Сафина 1996 елда компания оешканнан бирле эшли. Бик күп акцияләргә ия. Рейтингның беренче урынында элеккеге Мәскәү мэры Юрий Лужковның хатыны Елена Батурина. Икенче урында «Wildberries» интернет-кибет хуҗасы Татьяна Бакальчук, өченче урында миллиардер Дмитрий Рыболовлевның хатыны Елена Рыболовлева тора.
 
Татар тудей

 

Комментарийлар