Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды

Татарстан спортчылары Россия җыелма командасы составында рус шашкасы буенча дөнья чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Әлеге җиңүне Р.Г.Нәҗметдинов исеменд...

Татарстан спортчылары Россия җыелма командасы составында рус шашкасы буенча дөнья чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды
Әлеге җиңүне Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе спортчылары - халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман һәм халыкара мастер Андрей Гнелицкий яулады.
Болгариянең Кранево шәһәрендә узган финал турнирында 11 команда катнашты. Россия җыелма командасы 60 мөмкин булган очкодан 48 очко җыйды һәм өстәмә күрсәткечләр буенча Беларусь җыелма командасын узып китте. Өченче урынны Литва командасы алды.
Хәзерге вакытта Болгариядә шулай ук шәхси дөнья чемпионаты бара.
Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/04/192842/

Комментарийлар