Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанга 30 градуслы эсселек килә

Татарстан синоптиклары бу атнада һава торышының якынча фаразын бирде. 3 һәм 4 июльдә салкын һава торышыннан соң республикага 30 градуслы эсселек килә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте...




Татарстан синоптиклары бу атнада һава торышының якынча фаразын бирде. 3 һәм 4 июльдә салкын һава торышыннан соң республикага 30 градуслы эсселек килә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

vvs_6559%5b1%5d




Сишәмбе, 30 июнь көнне, республика Россиянең Европа өлеше төньяк-көнбатыш районнарының берләшкән антициклон йогынтысында булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә республиканың көнчыгыш районнарында һава температурасы +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда +6..+11 градус булуы фаразлана. Көндез термометр баганасы +19 градустан югарырак күтәрелми.




Чәршәмбе көнне төбәктә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +4..+9 градуска кадәр, көндез +19.. +24 градуска кадәр булачак.




2 июльдә республика Ерак Төньяк циклонының атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Кайбер районнарда көндез яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге кыска вакытлы җил көтелә. Температура төнлә +9.. +14 градуска, көндез +21 градустан +26 градуска кадәр күзәтеләчәк.




Якынча фаразлар буенча, 3 һәм 4 июльдә республикада һава шартлары циклон һәм атмосфера фронтларының җылы секторы йогынтысы тәэсирендә формалашачак. Һава торышы тотрыксыз характерлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы көтелә. Температура сизелерлек күтәрелә: төнлә +12..+17, көндез +26..+31 градус була, дип фаразлый синоптиклар.



 
Фото: Владимир Васильев


 

Комментарийлар