Һәр авылының үз изгеләр җире, изгеләр чишмәсе бар. Бу төшенчә каян барлыкка килгән һәм җир куеныныннан агып чыккан һәр сулык та изге була аламы? Татарстандагы берничә изге чишмә турында.

chishme

«Кыйблага карап аккан чишмәләрне изге дип санаганнар»

Кайсы гына район кешесеннән сорама, аларның үзләренең изге, тәмле сулы чишмәләре бар. Азнакай районы Сәпәй авылындагы чишмә турында белештек.

«Элек безнең авыл зур, анда хәтта базар булган. Аның аркылы үтеп йөргәннәр. Килгән кешеләр чишмә суларын эчеп, шунда ял итеп киткәннәр. Авылга агып килми ул. Аны алып кайтып эчәбез. Уразай авылына шушы чишмәдән су үткәрелде», — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.

Сәпәй авылы янындагы изге чишмә турында күбрәк белүче, туган якны өйрәнүче Мирфаяз абый Солтановка шалтыраттык. Ул «Сәпәй: горурлыгым, шатлыкларым, сагышларым» китабының авторы да.

«Бөтен җирдә дә кыйблага карап агып чыга торган чишмәләрне изге чишмә дип атау гадәткә кергән. Чатыр тавында 4 изге чишмә бар, алар кыйблага карап агалар. Зирекле чишмәсе көнбатышка таба ага башлаган хәзер, элек, без кечкенә чакта алай түгел иде әле. Изгеләр тавыннан агып чыккан чишмәнең исеме Изге чишмә булды гомер-гомергә. Хәзер аңа нигәдер «Рамазан чишмәсе» дип язылган.

Суының составын тикшердек, алай аерма бар дип әйтә алмыйм. Кыйблага карап акканга гына изге ул. Изгеләр тавы астына кайчандыр изге кешеләрне җирләгәннәр дип ишеткәнем бар. Ул сүз дөрес тә түгелдер, бәлки. Булдыра алганда кешене зиратка күмәләр, читтә җирләмиләр анысы.

Биктаһир чишмәсе Ибрай тавыннан агып чыга. Оренбург янында Ибрәй авылы бар. Аңа Пенза татарлары нигез салган. Шуннан бер көтүче Сәпәйгә килгән. Ибрай тавы итәгендә Таһир бабай чишмә казыган һәм исеме дә шуннан калган булса кирәк.

Чишмә кеше килгәнне, аның белән сөйләшкәнне ярата. Үткән ел чистартып, әйбәтләп ясап, тирәли агачлар да утыртырга ниятләп кайткан идек. Быел көзен үз көчебез белән миләшләр утырттык.

Аннан Азнакайлар су алып китәләр. Халык аны изге чишмә дип саный, ул борынгы мөселман законнары буенча шулай. Узган елдан башлап, шул чишмә буена төшеп, Сәпәйнең бер шәҗәрәсенә багышлап дога кыла идек. Быел Шәңгәрәй бай шәҗәрәсенә үткәрәсе идек тә, билгеле сәбәпләр аркасында булмады», — дип сөйләде Мирфаяз абый.

Алабуганың «Балавыз чишмәсе»

Алабуга районы, Морт авылы янында «Балавыз чишмәсе» бар. «Абыйлы-энеле Назыйм белән Разыйм Әхмәтовлар чишмәне яңартып, матур итеп эшләп бирделәр. Чишмәгә кадәр керү юлын да салдылар. Авылыбызның күрке булып тора. Яңа өйләнүшечеләр шунда төшәләр. Әллә кайлардан килеп тә алалар суын. Сәламәтлек өчен әйбәт дип эчәбез инде. Өйгә су керсә дә, чәйгә дип чишмәгә төшеп алабыз», — диде Морт авылыннан Фәрдия Шәгыйдуллина.

Мамадышның «Күз чишмәсе»

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы үзидарәсе җитәкчесе Булат Хәсәнов үзләренең авыллары тирәсендәге изге чишмә турында сөйләде: «Суын бик файдалы диләр аның. Безнең авыл агайлары төшеп, Коръән укып, азаннар әйтәләр. Ул борынгыдан калган изге урыннардан санала. Халык телендә аны „Изгеләр чишмәсе“ дип кенә йөртәләр. Шул чишмәләрдән читтәрәк тагын „Күз чишмәсе“ дигәне дә бар. Суы еллар буе бозылмыйча саклана ала, яшелләнми дә. Безнең авылдан ераграк ул. Күбрәк үтеп баручылар туктый анда. Ул чишмәдән кеше өзелми. Комплекс кебек димме соң… Ялгышмасам, аннан 7 чишмә агып чыга», — дип сөйләде Булат Хәсәнов.

Чишмә турында күбрәк белер өчен тарих укытучысы Ренат Хәйруллин белән элемтәгә кердек. «Бездә Кирмән җыеннары була. Элек бу җирләрдә Кирмәнчек дигән болгар шәһәре булган. Аларның каберлекләре дә бар, ханнар зираты дип йөртелә. Изге җирләрдә барлыкка килгән чишмәләрне һәм кыйблага карап акканын да изге дип атаганнар. Риваять буенча, Кирмәнчек яулары барган вакытта 7 кыз суга киткән. Алар дошман кулына эләгә һәм һәлак булган урында 7 чишмә бәреп чыга.

Кама белән Нократ елгасы кушылган җирдә бик матур, Грахань дигән рус авылы бар. Ул Гәрәй ханның резиденциясе булган, диләр. Сөембикә дә бу урыннарда туктала торган булган. Казан дошман кулына эләгәсен белгәч, аның күз яшьләре тамган урыннан чишмә барлыкка килгән. Шулай итеп, аны «Күз чишмәсе» дип атап йөртәләр. Ул чишмә суының күзләргә дәвасы бар. Табакка су алып, битне шунда батырып, күзләрне ачып-йомып чайкарга кирәк. Шуның шифасы бар, диләр. Халык йөри торган бик матур аулак җир инде ул.

Ә менә изгеләр чишмәсенең суына анализ ясадылар һәм аны Татарстандагы иң сыйфатлы су дип таптылар. Шуннан су алып менеп, банкаларны стерильләштереп тә тормыйча кыярлар ябабыз, диләр авыл хатыннары.

Заманында Чаллыдан бер экстрасенс та килгән иде. Чишмә янында таулар бар. Анда элек зур яулар булган. Болгар халкы җиңелә башлагач, шул тауларга качкан дип сөйләде. Анда 1993 елда ук калай чатыр куелган иде. «Менә шул калай чатырны ул изге җаннар үзләренең мәчетләре иткәннәр, алар шунда төшеп намаз укый», — дип сөйләп китте ул экстрасенс. Җомга көннәрендә анда бик йөрергә ярамый, җаннар намазга әзерләнә.

Бу чишмәләр җир астында кешенең кан әйләнеше системасы кебек тоташып беткәннәр инде. Һәм һәрбер чишмә аерым бер әгъза өчен файдалы булып исәпләнә», — дип сөйләде чишмәнең хикмәтләрен Ренат Хәйруллин.

Биләрнең «Изгеләр чишмәсе»

Алексеевск районы, Биләр авылындагы изге чишмә турында Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы хезмәткәре белән сөйләштек. «Бу бик үзенчәлекле урын. Әби-бабайлар шулай дип сөйли иде. Чишмәнең үзеннән өскә таба 444 баскыч алып менә. Мәҗүсилектән калган йола да бар: килеп яулыклар, тасмалар бәйләп китәләр. Мөселманнарда да, христианнарда да мондый нәрсә юк бит үзе. Уң якта ак таш тора. 1236 ел белән бәйле ул. Чыңгыз хан оныгы Батый хан Биләрне яндыра. Риваятьләр буенча, шәһәрне якларга 40 кыз чыга. Кызлар тавын кызлар үзләренең яулыклары белән ясаганнар. Аларның җаннары кош булып очып киткән җирдә чишмә барлыкка килгән. Бу бары тик риваять кенә инде. Ташлары да кошка охшаган бит аның. Тирәли 40 чыршы утыртылган. Галимнәр бу урынның энергетикасы бик көчле икәнен әйтә. Күпләр шул тауга менеп, теләк тели, авыруларыннан терелә.

1997 елда реконструкция булганда бу җирләрдән бик күп көмеш кушылмасы булган зәңгәр балчык чыкты. Элек бу чишмә суында табиблар үзләренең энәләрен, шприцларын кайнатканнар. Күпләр килеп юына — күз күремен яхшырта, ашказаны җәрәхәтләрен (язва) дәвалап китәләр. Бу суларны тере су дип атап йөртәләр хәтта. Без белмәгән бер сере бар инде аның. Моңа бары тик ышанырга кирәк. Ышану үзе бер могҗиза тудырырга сәләтле.

Биш еллар элек булгандыр бу хәл: музейга бер ир кеше килде. Онкология булган анда. Тауга менгән һәм терелгән. «Елына ике тапкыр киләм монда», — дип сөйләп киткән иде. Баласы булмаган парлар соңыннан тагын килеп үзләренең бәхетле тарихларын сөйләп китәләр. Төрле авырулардан терелүчеләр бик күп инде», — дип сөйләде музейның көнчыгыш залы мөдире Лариса Свинкова.

«Безнең чишмәгә ял көннәрендә меңләгән кеше килә»

Минзәлә районы Татар Мөшегесе һәм Рус Мөшегесе авыллары арасында да бер хикмәтле чишмә бар икән. Бу хакта безгә Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов сөйләде. «Татар Мөшегесе авылының 500 еллык тарихы бар. Хәтта 1527 елгы җанисәп мәгълүматлары да сакланган.

Бу җирләрдә борынгыдан ук урман эченнән ага торган зур чишмә булган. Мин үземне белгәннән бирле агыла да агыла анда халык. Шул чишмәгә ышанып, файдасы тия дип уйлап, изге чишмә итә инде аны халык.

Шушы чишмәгә Актаныштан бер укытучы килеп йөри. Ел саен автобус белән балалар алып килә. Ул бер тарих сөйләде. «Аклар заманында минем бабай белән бергә өч кешене атарга бер адәм килгән. Боларны атканнар, бер сәгатьтән җайдак чабып килеп, аларны ялгыш атканнарын хәбәр иткән. Икесе шунда ук үлгән. Минем бабай бик каты яралы булса да, өенә кайтып җитә алган. Әби торып шушы чишмәгә чапкан, моннан су алып кайтып, бабайны аякка бастырган».

Укытучы сөйләве буенча, аның бабасы әле икенче сугышта да катнашкан. Шундый тарихларны ишеткәннән соң үзебез дә ышанабыз.

Безнең район башлыгы керәшен иде, килде дә «Изге чишмә» янына часовня куеп китте. Соңыннан янына мәчет тә төзедек — ул бөтен халыкка да яраклы булырга тиеш. Теләгән кеше шәм куя, чукына. Мәчетендә намаз укый ала. Дөрес, бу символик урын гына инде. Чумынып чыгарга теләгәннәргә анда махсус купель, өстендә киенү-чишенү өчен урын да бар. Җәйге ял көннәрендә меңнән артык кеше килә монда. Халык бер дә өзелми.

Суның составын ел саен тикшертеп торабыз. Көмеш бар диләр анда, микроэлементларга да бай ул. Бу су күпме торса да, исе дә, төсе дә үзгәрми.

Бер әби сукырая башлагач, шул суга ышанып килгән, юынган да терелгән. Ышанып, үз-үзенә көч биреп терелә кешеләр. Чишмә белән бәйле мондый тарихлар бик күп. Кайвакыт олы юлга кузгалганда, эшләребез уңсын дип, ул суны эчеп чыгып китәбез. Анда кешеләр яулыклар да бәйләп калдыралар, без аларны алып, чистартып торабыз. Нинди максат белән эләләрдер, монысын белмим», — диде Рөстәм Газизҗанов.

Казанда яшәүче Ландыш та шул чишмә белән бәйле кызыклы хәл сөйләде. Ул кызының бармакларындагы сөялләрен шул су белән бетергән. «Кызымның кулындагы сөялле бармакларын шул чишмә суы салынган савытка көн саен берничә минутка тыгып тора идек. Шулай итеп бетердек. Эзе дә калмады», — дип сөйләде ул.

Балтачның «Изге чишмәсе»

Балтач районы, Бөрбаш авылының көньягында да «Изге чишмә» бар. «Авыл халкы чишмәне бик карап тота. 2018 елда үзарасалым акчасына яңартылды, чистартылды ул. Җир астыннан чыккан чишмәнең суы нәкъ кыйблага таба ага, шуңа күрә авыл халкы аңа шундый исем биргән. Суы тәнне яшәртә, күнелне чистарта дип санала», — диделәр авыл җирлегендә.

Балтач районы, Бөрбаш авыл җирлеге архивыннан

 

 

«Халык мондый урыннарга гозер белән килә»

Изге чишмәләрнең каян барлыкка килүен һәм ни өчен бөтенесенең дә «изге» сүзе белән аталуын белергә теләп, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәровага мөрәҗәгать иттек. «Татар-мөселман мәдәниятендә изге чишмәләр гаять зур урынны алып тора. Легендалары, анда башкарыла торган йолалары белән без аны мәдәни күренеш буларак кабул итәргә тиешбез һәм аның асылында суфи мәдәният ята.

Урта Азия якларында шактый гына корылык, анда арыклар системасы. Халыкка су бирү Аллаһы тарафыннан зур нигъмәт санала. Әгәр су табып бирәсең икән, син үзеңә зур савап аласың. Изге чишмәләрне бер системага салып карасак, аның асылында мөселман динендәге бер шәхес ятуын күрербез.

Мәсәлән, Яшел Үзән районы Татар Исламы дигән авылда атакалы «Касыйм бабай чишмәсе» бар. Ул җирләргә бик күп кеше йөри. Изгеләр зираты, шунда ук Касыйм бабай җирләнгән. Касыйм шәехнең бер мең мөрите булган. Ул Казан ханлыгы яуларында катнашкан. Касыйм шәех үзенең чапан итәге белән сазлыкларны ярып арык ясый. Аның аңа көче җиткән, чөнки Аллаһы Тәгалә булышкан. Халыкка су табып бирүче Касыйм шәех — халык акылында, хәтерендә изге булып сакланган. Ул үзе өчен түгел, ә халык өчен тырышкан. Аның белән бәйле могҗизалы тарихлы легендалар бик күп. Монда булганмы, булмаганмы дигән сорау кую урынсыз. Бездә шәехләргә бәйле чишмәләр бик күп.

Сәхабәләргә бәйле чишмәләр дә аз түгел: Тәтеш, Апас районнарында бар. Изге чишмә — сәхабә чишмәләре, диләр. Бу очракта Болгар дәүләтенә Ислам динен таратырга килгән сәхабәләрнең каберләре дип аңларга кирәк. Алар кайда үлгән, шунда җирләнгән. Күпме гасырлар үтсә дә, халык аларны һаман саклый. Совет заманында безнең күп зиратларны сукалыйлар. Басу урталарында утырган бер генә изгеләр каберенә дә тимиләр. Аның үз-үзен саклый торган көче бар.

Хаҗдан кайтучылар, гомумән, хаҗ юлында вафат булганнар да изгеләр рәтендә бездә. Андый каберләр дә бик күп. һәм алар янында чишмәләр булырга мөмкин. Ләкин бөтен очракта да түгел.

Чишмә янында берәр яулык, тастымал, я булмаса чүмеч калдыру мәҗүсилектән килә. Кешеләр нәрсә генә калдырмый! Изге чишмәләргә, гадәттә, төрле милләт вәкилләре килә һәм анда нәрсә генә калдырмыйлар. Табигый күренеш ул. Аның белән көрәшергә кирәк дип әйтә алмыйм. Изге чишмәгә болай гына килмиләр. Кешеләр анда гозер белән баралар һәм үзеннән нәрсә булса да калдыралар. Изге кешеләр белән бәйле урыннардан бәреп чыккан чишмә янында Аллаһы Тәгаләгә тизрәк барып ирешә дигән ышану бар халыкта», — дип аңлатты Фәнзилә Хәкимовна.

«Иң изге су — ул зәм-зәм суы»

Изге чишмәләр турында дин әһелләренең дә фикерен ишетәсе килеп, Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек. «Чишмә буйларында яулыклар бәйләүнең Ислам диненә бернинди дә катнашы юк. Бу ырымнар Ислам динен кабул иткәнче калган дигән фикер бар. Хәзер, әнә, изге басмалар да чыкты. Өйләнешкән парлар килеп, йозак куеп китәләр. Моның да дингә карата бернинди мөнәсәбәте юк. Без чишмәләргә барабыз, суларын эчәбез, догалар кылабыз, шифаларын алабыз, әмма ниндидер хорафатлар белән шөгыльләнмибез.

«Изге» дигән сүзгә төрле кеше төрле мәгънә сала — авыл, йорт, билгеле бер кеше дә кем өчендер изге була ала. Бәлки, ул аның өчен якын, чиста әйбердер. Алай китсәк, иң изге су — ул зәм-зәм суы. Пәйгамбәребезнең зәм-зәм суына кагылышлы шундый хәдисе бар: аны нинди теләк белән эчәсең, шул кабул була дигән. Аны эчкәндә дога кылсаң, догаларың ирешә. Дөньядагы башка чишмәләрнең шундый дәлиле юк.

Су, гомумән, шифа, әмма аның ниндидер бер рухи көче, файдасы барлыгына дәлил белмибез. Әби-бабайлар «болар изге» дип әйткәннәр инде. Кеше үзенә якын теләсә нинди әйберне изге дип әйтергә мөмкин. Аның бу терминны ничек итеп куллануы да бик мөһим. Без үзебезнең күп кенә гамәлләребезне Коръән белән үлчәргә тиешбез», — диде хәзрәт.

 

Фото: Рәмис Латыйпов 

https://intertat.tatar/news/society/06-12-2020/tatarstandagy-t-ng-d-va-anga-sih-t-bir-torgan-chishm-l-r-turynda-5788004

Комментарий язарга