Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда югары уку йортына конкурссыз керү хокукы алган укучылар саны билгеле

Татарстанда бөтенроссия олимпиада призерлары, җиңүчеләре - 148 укучы теләсә кайсы профильле югары уку йортына конкурссыз керү хокукы алды. Бу хакта Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм акаде...

Татарстанда бөтенроссия олимпиада призерлары, җиңүчеләре - 148 укучы теләсә кайсы профильле югары уку йортына конкурссыз керү хокукы алды. Бу хакта Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә республика, бөтенроссия предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләгәндә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Татарстанда югары уку йортына конкурссыз керү хокукы алган укучылар саны билгеле
Министр олимпиадаларда катнашу предметны тирән өйрәнү мөмкинлеге генә биреп калмавын, ә экстремаль ситуацияләрдә үзеңне таба белергә өйрәтүен билгеләп узды. "Олимпиада олимпиада өчен генә була алмый, синең соңрак компетенцияләрең туа, бу синең эш урының белән төгәлләнергә тиеш. Бу конвейер безне эш урынына кадәр китереп җиткерә", - диде.
"Әгәр сез булмасагыз, бу бәйрәмне оештырырга безгә нигез дә булмас иде. Педагогларга сезнең талантыгызны ачып, сезне үстергәннәре, олимпиадага әзерләгәннәре өчен рәхмәт. Җиңүчеләр арта бара, бу педагогларның зур хезмәте. Без олимпиада хәрәкәте ничек үсеш алганын күрәбез", - диде Рафис Борһанов.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән тәбрикләде. "Татарстанда чыннан да балаларга, аларның таланты үсешенә шулкадәр зур игътибар бирелә. Татарстан алдынгы төбәк, аны кемдер үстерергә тиеш. Бу - безнең балалар. Уңышлы булу кешенең үзе өчен дә мөһим, уңышсыз кешегә бәхетле булу кыен", - диде ул.
Быел Татарстанда 24 предмет буенча олимпиадалар, шул исәптә татар теле һәм әдәбияты, туган телләр (мари, чуваш, удмурт), төрек, гарәп, милли мәктәпләрд рус теле һәм рус әдәбияты буенча олимпиада узган.
Мәктәп этабында 182 мең 5 укучы катнашкан. Муниципаль этапта 68 мең 233 кеше катнашкан. Төбәк этабында катнашкан 2138 9-11 сыйныф укучысының 855е җиңүче һәм призер булган. 318 укучы йомгаклау бөткнроссия этабында катнашкан, шуларның 125 е призер һәм 23е җиңүче булган.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186732/

Комментарийлар