Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшенле һәм көчле җил көтелә

14 майда, Татарстанда кабат һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җи...

14 майда, Татарстанда кабат һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәрдән башланачак.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasenle-ham-kocle-il-kotela-5854497

Комментарийлар