Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагын ачыклаган. Аларның барысы да диярлек инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып к...



Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагын ачыклаган. Аларның барысы да диярлек инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.



6351


«20 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», - диде Лилия Галимова.




Инфекция йоктыручылардан 26 кеше – 30-50 яшь, 23 кеше – 18-30 яшь аралыгында.




Коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 очрагы Казанда, 12 очрагы Чаллыда, 5 очрагы Яшел Үзән районында ачыкланган.




Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2400 очрагы теркәлгән. 1301 кеше (шулардан 106 кеше узган тәүлектә) терелгән.


Комментарийлар