Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерд...



Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.



x58a50221


«70 кеше инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан», - дип искәртте спикер.




Аларның 24е хастаханәгә озатылган, калган 47 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.




Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (45 кеше) Казанда ачыкланган. Икенче урында Яр Чаллы (17 кеше). Апас, Арча, Питрәч районнарында икешәр, Түбән Кама, Балтач, Биектау районнарында берәр очрак ачыкланган.




Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2546 очрагы теркәлгән.


Комментарийлар