Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда төнлә 28 градуска кадәр салкын булачак

Пәнҗешәмбе көнне, 10 гыйнварда, Татарстанда -16...-21 градуска кадәр салкын булачак, ә аязган вакытта һава температурасы тагын 6-7 градуска төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр ит...



Пәнҗешәмбе көнне, 10 гыйнварда, Татарстанда -16...-21 градуска кадәр салкын булачак, ә аязган вакытта һава температурасы тагын 6-7 градуска төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.




 
Казанда төнлә һава температурасы -16....-28 градуска җитәчәк, аязганда 2 - 4 градуска кимиячәк.
Көндез республикада -10...-15 градус салкын көтелә, ә Татарстан башкаласында термометр баганалары -10...-12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан була. Юлларда бозлавык саклана.


Фото: архив/Султан Исхаков





Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178469/

Комментарийлар