Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда төнлә 22 градуска кадәр салкынайта

Иртәгә, 16 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми. Урыны белән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да әзрәк булырга мөмкин. Көндез күпчелек районнарда юеш кар, урыны белән...

Иртәгә, 16 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава.
9695d11dc180d1983df2c90357f46c2b
Төнлә явым-төшем көтелми. Урыны белән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да әзрәк булырга мөмкин. Көндез күпчелек районнарда юеш кар, урыны белән буран, бераз бозлавык булачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, төнлә температура 11-16 градус салкын тәшкил итә, аязганда – 17-22 градус нульдән түбән, көндез 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын булачак, Татарстанның көнчыгыш районнарында – 7 градус. Юлларда – бозлавык.
Казанда төнлә 11-13 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
17 март төнендә республикада болытлы һава. Күпчелек районнарда кар, көндез – юеш кар. Урыны белән буран. Төньяк-көнчыгыштан салмак, урыны белән көчле җил. Температура 1-6 градус салкын тәшкил итәчәк.

Комментарийлар