Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 53 очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Җиде кеше...



Татарстан табиблары тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 53 очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6348


«Җиде кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана. Аларда авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.




Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган категориядә — 25, 50дән 60 яшькә кадәр — сигез һәм 18дән 30 яшькә кадәр — шулай ук сигез кеше.




Авырулар арасында иң күбе Казан кешеләре — 21. Инфекцияле кешеләр саны буенча Чүпрәле районы икенче урында — ун очрак, өченчедә — Чаллы (9 очрак).




Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3297 авыру ачыкланган. Аларның күбесе терелде, шул исәптән 124е — узган тәүлек эчендә, дип аңлатты Галимова.


Комментарийлар