Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, берсе г...



Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



«18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 25 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.


Инфекция йоктырган 10 кеше — 30-50 яшьтә.




Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында дүртәр кеше инфекция эләктергән.




Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 4001 очрагы теркәлгән, шуларның 2835е (шул исәптән 11 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1155 кеше дәвалануын дәвам итә.


Комментарийлар