Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда соңгы егерме елда беренче тапкыр кызамык авыруы теркәлгән

Чаллыда балаларда ачыкланган кызамык чире - Татарстанда соңгы егерме елда теркәлгән беренче очрак. Бу хакта бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Иво...

Чаллыда балаларда ачыкланган кызамык чире - Татарстанда соңгы егерме елда теркәлгән беренче очрак.
Бу хакта бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, әлеге йогышлы чиргә каршы вакцинациядән баш тарту аркасында, авыру Татарстанга да килеп җитте. “Бу авыру әле бездә юк, Мәскәү, Башкортстанда гына теркәлгән иде”, - диде Н.Ивойлова.
Чаллыда ике бала кызамык чире йоктырган. Бер балага җиде ай, ул прививка ясау яшенә җитмәгән булган. Ә икенчесенә бер яшь сигез ай. Балалар бакчасына йөргән бу сабыйның әти-әнисе вакцинациядән баш тарткан булган.
Кызамык – көчле йогышлы чир, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.
Наталья Ивойлова әйтүенчә, прививка ясалмаган барлык балалар куркыныч төркеменә карый. “Кызамык турында шик туган очракта да, прививкалы бер бала да әлеге чир белән авырмады, кызамык диагнозы расланмады”, - диде ул.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173466/

Комментарийлар