Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 44,7 мең кв.м мәйданлы 42 йорт тапшырылган

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 832 фатирга исәпләнгән 44,7 мең кв метр мәйданлы 42 йорт тапшырылган. Программа буенча төзелә торган объектларның 92сендә әзерлек дәрәҗәсе югары, ә 36сын...

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 832 фатирга исәпләнгән 44,7 мең кв метр мәйданлы 42 йорт тапшырылган. Программа буенча төзелә торган объектларның 92сендә әзерлек дәрәҗәсе югары, ә 36сында - уртача. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
8.09 kldatudvofwymghvcc 5 +
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
"Тулаем алганда, барлык объектларда эш график буенча бара", - диде И.Фәйзуллин.  Аның сүзләренчә, 18 мартка Татарстанда 512,5 мең кв метр торак төзелгән, бу узган елның әлеге чорына карата 106 процент тәшкил итә. 2016 елда арендалы торак төзелеше буенча гомуми мәйданы 50,1 мең кв метр тәшкил иткән 32 торак йорт төзү планлаштырылган. Бүгенгә аларның 12 объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, 18ендә бизәү эшләре бара, 2 объектта түбә ябыла, тәрәзәләр урнаштырыла.
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак шартларын яхшырту программасы да дәвам итә. Ветераннар өчен 18 йорт төзелә. Аларның 10сында әзерлек дәрәҗәсе югары, 7сендә уртача, ә 1сендә  - түбән.
Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларны тораклы итүгә килгәндә исә, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 311 ятимгә торак бина сату-алу дәүләт контрактын төзүгә документлар пакетын әзерләгән.
Быел 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 38 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. 18 мартка 89 млн 389 мең сумлык 26 сертификат рәсмиләштерелгән. Узган 2 атнада 12 сертификат рәсмиләштерелгән.
Күп фатирлы инвестицияле торак программасы буенча 99 йорт төзү планлаштырылган булып, аларның 19ы тапшырылган. Калган 80 йортның 32сендә әзерлек дәрәҗәсе югары, 30ында - уртача, ә 18ендә - түбән.
Аз катлы йортлар төзүгә килгәндә, республика буенча 9 мең объектның 2005е файдалануга бирелгән.
2016 елда 8 муниципаль берәмлектә участок полицейскийлары өчен 18 йорты төзү каралган. Аларның 11ендә төзелеш-монтаж эшләре башланган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Комментарийлар