Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр.mektep

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин.

Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда кичектерергә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.

Моннан тыш, 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин.

«Һава температурасы -25 градус булганда, министрлык мәктәп автобусларында балаларны муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык муниципалитетларына җибәрелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль салкын өч көн булачак.

 

Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/science/11-01-2021/tatarstanda-salkynda-m-kt-pl-rd-d-resl-rne-kichekter-turynda-a-lattylar-5798240

Комментарий язарга