Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда праймеризда барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан

Татарстанда бүген алдан тавыш бирүгә, ягъни праймеризга 398 мең 193 кеше килгән. Бу - барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оешт...

Татарстанда бүген алдан тавыш бирүгә, ягъни праймеризга 398 мең 193 кеше килгән. Бу - барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте.
mzh_4547
Ул республикада барлыгы 2 млн 900 сайлаучы исәпләнүен искәртте. "Бүген 20.00 сәгатькә 460 участок бюллетень бирүне туктатып, аларны эшкәртүгә кереште", - диде.
"Праймериз оешкан төстә узды. Исәпләү участокларына, ситуацион үзәккә, оештыру комитетына да зарланулар килмәде", - дип белдерде Лилия Маврина.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/187002/

Комментарийлар