Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә

Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык...

Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә әйтте.
Татарстанда китапханәләр эше буенча яңартылган закон проекты әзерләнә
"Китапханәләр эше буенча безнең бик әйбәт законыбыз бар иде. Без аны заманга яраклаштырабыз", - диде Разил Вәлиев. Ул үзенең 14 ел дәвамында ТР Милли китапханәсен җитәкләвен, хәзер дә Милли китапханәнең химаячеләр шурасы рәисе булуын әйтте.
"Советлар Союзының җимерелүе китапханәләр системасының җимерелүенә китермәде", - диде Разил Вәлиев.
Киңәшмә "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында узды. Утырышның модераторы ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова иде. Киңәшмәдә Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова, Светлов исемендәге Үсмерләр Үзәк шәһәр китапанәсе директоры урынбасары Кристина Чукалина һәм башкалар катнаштылар.
Фото: Владимир Васильев

Комментарийлар