Бөек татар галиме һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 196 ел тулу уңаеннан 27 февральдә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында китапханә-музей ачыла.
Мирасханәне булдыру белән шушы авылда яшәүче Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина 2016 елда ук шөгыльләнә башлаган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Музей-китапханә ачылу — «Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларында мәдәни мирасны саклау һәм этнотуризмны үстерү буенча күп адымнарның берсе генә. Болар барысы да РФ Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Китапханә-музей бинаның тулысынча тузуы аркасында 2013 елда ук ябылган булган. Грант акчасына хәзер стеллажлар һәм витриналар сатып алынган, Каюм Насыйриның шәхси коллекциясеннән сирәк китаплар барлыкка килгән.
Фото: millattashlar.ru/