Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган тугызынчы кеше вафат булды

Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган тугызынчы пациент вафат булган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.«Кызган...



Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган тугызынчы пациент вафат булган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.



20200521_105937_5801


«Кызганыч, үлем-китем очраклары арта. Бүген республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган тугызынчы пациент вафат булды. Яшел Үзән районда яшәүче 1950 елда туган кешене 11 майда ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләре авыр хәлдә хастаханәгә китергән», — диде Галимова.




Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлеге изоляторында бу ир-атны үпкәне ясалма җилләндерү (ИВЛ) аппаратына тоташтырганнар. Әмма пациентта ике яклы пневмониянең авыр формасы булган, өстәвенә ул төрле хроник авырулардан да интеккән. 13 майда, авыруны госпитальгә эвакуацияләү өчен, хастаханәгә Республика клиник хастаханәсеннән реаниматологлар бригадасын чакырганнар.




«Әмма, кызганыч, пациентның хәле авыр булганлыктан, аны медицина учреждениесеннән алып чыга алмаганнар. Шул ук көнне аның йөрәге тибүдән туктаган. Патологоанатомик экспертиза үткәрү таләп ителгәнлектән, диагноз хәзер генә расланган», — дип искәртте Галимова.




Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2546 очрагы теркәлгән, 1452 кеше савыккан.


 
Салават Камалетдинов

Комментарийлар