Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр

Татарстан җитәкчелеге «Россиянең бөек исемнәре» бәйгесеннән соң «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларының бизәлешен үзгәртү хакындагы фикер алышуда киң җәмәгатьчелек тә катнашыр дип өметләнә. Фото: архив ТИ...

Татарстан җитәкчелеге «Россиянең бөек исемнәре» бәйгесеннән соң «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларының бизәлешен үзгәртү хакындагы фикер алышуда киң җәмәгатьчелек тә катнашыр дип өметләнә.



01411 Фото: архив ТИ

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Аэропортлар биналарның бизәлешенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Моңа җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәрләр һәм алар катнашында фикер алышулар үткәрелер дип өметләнәм», - диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, моның ничек гамәлгә ашырылуы хакимияттә дә кызыксыну уята, чөнки «аэропорт республикабызның һава капкасы ул».

  • Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар. «Казан» аэропортына – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай, ә «Бигеш» аэропортына СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеме бирелде.



 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176537/

Комментарийлар