
Әлегә вакытлыча ике урындагы кичүне ябарга булганнар. Алар – Идел аша "Казан – Югары Ослан" һәм "Яшел Үзән – Түбән Карамалы" кичүләре. Биредә бүген 22:00 сәгатьтән алып хәрәкәт туктатылачак. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Боз кичүләре аерым күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр ябык булачак.
Комментарийлар