Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр күтәрелүне кире кактылар

Россия Гидрометеоүзәгенең кыска вакытлы һава торышы һәм куркыныч күренешләр фаразлары бүлеге җитәкчесе Александр Голубев якын арада Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр артачак дигән мәгъл...

Россия Гидрометеоүзәгенең кыска вакытлы һава торышы һәм куркыныч күренешләр фаразлары бүлеге җитәкчесе Александр Голубев якын арада Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр артачак дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Российская газета»да элегрәк мәгълүмат бар иде.
Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр күтәрелүне кире кактылар<br>
«Идел буеның көньяк өлешендә температура 25-30 градус булачак, атна буе диярлек шул чикләрдә сакланачак. Шулай ук Идел буе федераль округында кыска вакытлы яңгырлар да көтелә», — диде агентлык әңгәмәдәше. Ул шулай ук температураның югары күтәрүе турында мәгълүмат - журналистларның уй-фикерләре булуын да өстәде.
Голубев Краснодар крае, Адыгей, Төньяк-Кавказ округы һәм башка көньяк төбәкләрдә температура 34 градуска кадәр күтәрелүне көтәргә мөмкин, диде. Анда температура 28-33 градус булыр, дип фаразлана, ял көннәренә ул 26-31 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191558/

Комментарийлар