Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда гериатрия стационарлары кайда булачагы билгеле

Татарстанда гериатрия профиле буенча өлкән буын вәкилләренә ярдәмне киңәйтмәкче булалар. Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев гериатрия стационарлары кайда булачагы...

Татарстанда гериатрия профиле буенча өлкән буын вәкилләренә ярдәмне киңәйтмәкче булалар. Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев гериатрия стационарлары кайда булачагын әйтте.
Татарстанда гериатрия стационарлары кайда булачагы билгеле
Казанның 21нче сырхауханәсендә "Демография" илкүләм проекты, аның кысаларында "Өлкән буын" төбәк проектына багышланган киңәшмәдә ул гериатрия кабинетлары нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.
Әлегә барлыгы 20 муниципаль берәмлектә 45 гериатрия кабинеты булыр дип ниятләнә. Бүгенгә инде 12 районда мондый кабинетлар эшли. Гериатрия ятакларына килгәндә, алар 12 район-шәһәрдә булдырыла.
Казанда Сугыш ветераннары өчен госпитальдә, 11, 18 хастаханәләрендә, Яр Чаллыда сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Буа, Апас, Яшел Үзән, Әтнә Үзәк район хастаханәләре базасында барлыкка киләчәк. "Ел азагына кадәр 140 ятак булырга тиеш", - диде Альмир Абашев.
"Табиб-гериатр өлкән буын кешесен мөстәкыйль, үзен карарлык итеп тәрбияләргә, дәваларга тиеш. Алар егылу ихтималы зур булган, хәтере начар, гәүдә авырлыгы кими торган һәм башка тайпылышлары булган пациентларны кайгыртачак», - диде ул. Бу профиль буенча ярдәм күрсәтү өчен 40 табиб укытыла.
Альмир Абашев олы яшьтәгеләргә башлангыч ярдәм сырхауханәләрдә гериатрия кабинетларында, кирәк булса, соңрак стационарларда күрсәтеләчәген әйтте. Паллиатив ярдәм дә күздә тотыла: өй шартларында хәтта үпкәләргә ясалма вентиляция дә оештырырга җыеналар.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189597/

Комментарийлар