Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда әнисе белән улы янып үлгән

Фаҗига Буа районының Исәк авылында булган.Буа янгын сүндерү бүлегенә йорт януы турында хәбәр кичә иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып “Авангард” агрофирмасыннан, күрше Чу...

Фаҗига Буа районының Исәк авылында булган.
0b3690ed2945492b1c19ba62ab83c021_L
Буа янгын сүндерү бүлегенә йорт януы турында хәбәр кичә иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып “Авангард” агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән  техникасы килә. Буа янгын сүнерүчеләре килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, аның кирпеч янкормасының һәм сарайның түбәсе ишелеп төшкән була.
Авыл халкы янгынны соң күрә – кызу уттан инде түбә шиферлары шартлый башлаган була. Күршеләре йорт эчендә ике кеше калу мөмкинлеген фаразлыйлар. Шулай булып чыга да. Шушы йортта яшәгән әниле-уллы Низамовларның күмерләнгән гәүдәләре йортның аш бүлмәсендә идәндә табыла.
Ут чыгуның сәбәпләре тикшерелә.
 
http://intertat.ru/tt

 
 

Комментарийлар