Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерд...

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.31-dekabr
Документ нигезендә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә, дип искәртте ул.
Шул ук вакытта, республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде.
«Әлеге карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатыннан кабул ителде. 31 декабрь — традицион бәйрәм көн, Яңа елга әзерлек, шулай ук вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге икәнен исәпкә алып, эш көнен шимбәгә, 26 декабрьгә күчереп, татарстанлылардан эштән азат итәргә карар кылынды. Бу хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп башкарыла», - дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк 2021 елның 31 декабре Россия күләмендә ял көне булачагы хакында хәбәр иткән иде.
 

Фото: архив/Владимир Васильев 


https://tatar-inform.tatar/news/society/04-12-2020/tatarstanda-byelny-31-dekabre-yal-k-ne-dip-ig-lan-itelde-5790230

Комментарийлар