Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборы пәйда булачак

4 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләш...


4 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.



РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары мөселманнары, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу һәм үстерү; конфессияара һәм милләтара тынычлык, татулык булдыру белән бәйле максатлары Указ нигезендә чынга ашачак – Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту, мөселман үзәге, "Болгар ислам академиясе" пәйда булачак.


Шулай ук Татарстан митрополиясе Рус православ чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенең Казан Богородица монастыре комплекс кысаларында Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру нияте дә чынга ашачак.


ТР Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр чаралар планын эшләү һәм раслау бурычы йөкләнелә. План буенча 2016 елның 21 маена – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнендә, Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга беренче нигез ташын салу да оештырылырга тиеш. Ә Казан изге Ана иконасы соборы яңадан булдырылачак урында мондый чара 2016 елның 21 июлендә башкарылырга тиеш.


Татарстан Хөкүмәте тарафыннан ирекле иганәчелек, булышлык күрсәтү буенча булачак чаралар комплексы эшләнелә. Указ кул куелган көненнән үз көченә керә, дип хәбәр итә Интертат.


Комментарийлар