Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты – социаль-икътисади проблемаларын алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм нака...

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты – социаль-икътисади проблемаларын алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашачак һәм Татарстанның ярты меңнән артык торак пунктын әйләнеп чыгачак.

«Безнең мобиль кабул итү пунктлары 2016 елда ук эшли башлады. Ул чагында РФ Дәүләт Думасына сайлау вакытында мобиль кабул итү пунктлары Татарстанның 448 торак пунктында эшләде, республика халкы алар аркылы 3 меңнән артык мөрәҗәгать калдырды. Аларның барысы да партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә килде, депутатлар тарафыннан эшкәртелде һәм ТР Дәүләт Советының, шулай ук Дәүләт Думасының эш программаларына кертелде», - дип белдерде журналистларга ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Светлана Захарова.

Аның сүзләренчә, мобиль кабул итү пунктларының хәзерге форматы сизелерлек үзгәрешләр кичергән. Аның нәтиҗәлелеге тагын да арткан һәм ул бүген тагын да күбрәк торак пунктны колачларга мөмкинлек бирә. Димәк, тагын да күбрәк кеше үзен борчыган проблемаларны хәл итүдә реаль ярдәм алачак дигән сүз. Белгечләр утырган алты автобус ай ярым вакыт эчендә республиканың барлык районнарын әйләнеп чыгачак. Алар беренчеләрдән булып Чистай, Чаллы һәм Әлмәткә бара.

«Узган еллардан аермалы буларак, мобиль кабул итү пунктлары белән бергә «Минем депутат» проекты да эшли башлады. Аның кысаларында татарстанлыларның теләкләре мөмкин кадәр оператив рәвештә үтәләчәк. ТР Дәүләт Советы депутатлары безнең гражданнар биргән сорауларны игътибар үзәгенә алачак», - дип искәртте Захарова.
Соңгы 5 елда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктларына 120 меңнән артык татарстанлы үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге хәл ителгән. Татарстан бердәмроссиялеләре әлеге мөрәҗәгатьләрдән соң халык күтәргән проблемаларны системалы рәвештә хәл итү буенча ТР Президентына, республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль дәрәҗәдәге органнарга тәкъдимнәр керткән.
Фото: Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190258/

Комментарийлар