Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бер эшмәкәр ир-ат өенә кергән каракларны пычак кадап үтерә

12 сентябрь иртән Бөгелмәдә «Муллык» кибете хуҗасының өенә һөҗүм итәләр. Нәтиҗәдә ир-ат ике каракны үтерә.Караклар кибет хуҗасының өенә керәләр. Аны һәм хатынын бәйләп куялар. Соңыннан хуҗаны кибетнең...

12 сентябрь иртән Бөгелмәдә «Муллык» кибете хуҗасының өенә һөҗүм итәләр. Нәтиҗәдә ир-ат ике каракны үтерә.
Караклар кибет хуҗасының өенә керәләр. Аны һәм хатынын бәйләп куялар. Соңыннан хуҗаны кибетнең саклау системасын күрсәтүен сорап бәйләп куйган җирдән чишәләр. Ир-ат караклар кулыннан ычкынып китә һәм аш-су бүлмәсеннән пычак ала. Кулларында корал булуына карамастан караклар атарга өлгерми. Кибет хуҗасы аларга пычак белән һөҗүм итә. Нәтиҗәдә икесе дә үлә. Хәзерге вакытта вакыйга урынында хокук саклау органнары эшли. Кибет хуҗасы шок хәлендә дип хәбәр итә ProKazan.
 
Фото: https://pixabay.com
https://tatar-today.ru/2018/09/33557/

Комментарийлар