Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бер ай эчендә теркәлгән үзмәшгульләр саны 5 мең кешегә арткан

Татарстанда 15 меңгә якын кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында илкүләм проектлар үтәлешенә «Бердәм Россия» Генераль Советы Президиумының контроль төркеме сәфәре...

Татарстанда 15 меңгә якын кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында илкүләм проектлар үтәлешенә «Бердәм Россия» Генераль Советы Президиумының контроль төркеме сәфәре барышында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Татарстанда бер ай эчендә теркәлгән үзмәшгульләр саны 5 мең кешегә арткан<br>
Докладчы искәрткәнчә, Татарстан 1 гыйнвардан эксперименталь салым режимы гамәлдә булган сынау төбәкләре арасына керде. «Бүгенге көндә 15 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Соңгы айда активлыкның нык артуын күрәбез», - диде ул.

Элегрәк, 14 майда, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, теркәлгән 80 мең россияле үзмәшгуль арасында 10 меңе Татарстаннан булган. Шулай итеп, бер ай эчендә республикада үзмәшгуль гражданнар саны 5 мең кешегә арткан.
Габделганиев билгеләгәнчә, Татарстан өчен үзмәшгульлек югары күрсәткече билгеләнгән – агымдагы елда 60 мең граждан теркәлгән булырга тиеш. «Мисал өчен: 48 мең кеше Мәскәүдә теркәлгән булырга тиеш, ул республика белән чагыштырганда халык саны буенча биш тапкыр зуррак. Бу юнәлештә эшне популярлаштыру буенча федераль дәрәҗәдә ярдәм кирәк», - диде ул.
Фото: Султан Исхаков, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188656/

Комментарийлар