Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлы...


Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.



«Панорама» - республикада уза торган олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади бәйгеләр, мастер-класслар, һәрдаим яңартылып торучы чараларны үз эченә алган мәгълүмати-конкурс платформасы ул», - диелә министрлык хәбәрендә.


panorama.tatar порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә булдырылган.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар