Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда балалар бакчалары россиялеләр эшләми торган атнада ябылмаячак

Эшләми торган атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларын балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта «Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика операт...



Эшләми торган атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларын балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта «Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы эше турында»гы брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.



0568


«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эше дәвам итәчәк, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче һәм үз эшләрен туктата алмый торган ата-аналар баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә китерә ала», — дип сөйләде Фазлыева.

 Брифингта шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр.




Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар