Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна уртасыннан көннәр салкынайта

Татарстанга атна уртасыннан салкыннар киләчәкр. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Чәршәмбе көнне, 5 февральдә, республика синоптиклары билгеләп үткәнчә, салкын һава торышы көтелә.Төнге сәг...


Татарстанга атна уртасыннан салкыннар киләчәкр. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.


174

Чәршәмбе көнне, 5 февральдә, республика синоптиклары билгеләп үткәнчә, салкын һава торышы көтелә.


Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр, көндез -1дән -6 градуска кадәр. Бераз кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин. Юлларда көчле бозлавык саклана.


Икенче көнне, 6 февральдә, тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 13кә, аязган вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -6...-11 градуска кадәр җылыначак.


Җомга көнне, 7 февральдә, республика янә кар, көчле җил һәм буран алып килә торган атмосфера фронтлары хакимлегендә булачак. Әмма шул ук вакытта температура фоны элеккечә калачак - бернинди җылыну көтелми.


Метеорологларның фаразларына караганда, Татарстанда ял көннәрендә салкын булачак. 9 февральдә якшәмбе төнендә термометр баганалары - 20, ә аязган вакытта – 25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -13, -18 градустан артмаячак.

 
Фото: Татар-информ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар